Аксубай волейболчылары Алексеевск районында турнир җиңүчеләре булдылар
Районның спорт мәктәбе командасы 2011–2012 елгы яшүсмерләр арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган волейбол буенча ачык турнирда беренче урынны алды.
Ярышлар Алексеевск районында узды.
Аксубайлылар башка районнардан яшьтәшләре белән көч сынашуларда югары уен дәрәҗәсе күрсәттеләр. Безнең команда мәйданчык хуҗаларын, Биләр волейболчыларын ышанычлы җиңде һәм спорт пьедесталының беренче баскычына күтәрелде.
Турнир нәтиҗәләре буенча балаларга медальләр, дипломнар һәм татлы призлар тапшырылды.
Фото спорт мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев