21 май 2025 яңалыклары
-
Аксубайлыларны 22 майда газ бирүне туктату турында кисәтәләр
«Лениногорскгаз» ЭПУ, планлы ремонт эшләренә бәйле рәвештә, 2025 елның 22 маенда 06:00 сәгатьтән 2025 елның 23 маена 22:00 сәгатькә кадәр Аксубай торак йортларына газ бирүне вакытлыча туктату турында хәбәр итә.
-
Аксубайлылар Чистайда семинар-киңәшмәдә катнаштылар
Аксубай районы делегациясе Чистайда узган авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зональ семинар-киңәшмәдә катнашты.
-
Аксубай техникумы студентлары «Таш чокыр» чишмәсе территориясен чистарттылар
Аксубай универсаль технологияләр техникумының «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары «Таш чокыр» чишмәсе территориясен чистарту буенча киң күләмле өмә үткәрделәр.
-
Аксубай волейболчылары Алексеевск районында турнир җиңүчеләре булдылар
Районның спорт мәктәбе командасы 2011–2012 елгы яшүсмерләр арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган волейбол буенча ачык турнирда беренче урынны алды.
-
Аксубай районында сәламәтләндерү кампаниясе 2025: балалар өчен ял һәм лагерьлар
Аксубай районы территориясендә 2025 ел сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек актив бара.
-
Аксубайда «Нечкәбил» республика бәйгесенең зональ этабы узды
Район мәдәният йортында Татарстан гаиләләренең «Нечкәбил» ХХ Республика бәйгесенең зональ этабы һәм «Гаилә елы» Х бөтенроссия бәйгесе узды.