Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Спорт

Аксубай спорт мәктәбе йөзүчеләре Әлмәттә призлы урыннар яуладылар

Районның Спорт мәктәбе командасы йөзү буенча Әлмәт шәһәре ачык беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады.

Ярышлар дүрт йөзгә якын катнашучыны җыйды.

Безнең спортчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм медальләр белән билгеләп үтелделәр. Алиса Безрукова һәм Диона Кажукова 100 метрга брасс стилендә йөзү буенча финишка беренче килделәр. Арина Зубарева (200 метрга комплекслы йөзү һәм 100 метрга аркада йөзү буенча) ике көмеш медаль иясе булды. Никита Кадушкин 100 метрга аркада йөзү буенча икенче призер булды.

Йөзүчеләрнең казанышлары балаларның үҗәтлеге, хезмәт сөючәнлеге һәм тренерлары Геннадий Леонтьевның профессиональлеге аркасында мөмкин булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев