«Юность» универсаль спорт комплексында 9-11 сыйныфлар укучылары өчен ачык ГТО фестивале узды.
Чара “Хезмәткә һәм оборонага әзер” физкультура-спорт комплексының муниципаль этабы кысаларында оештырылды. Физкультура фестивале районның 150 дән артык укучысын җыйды.
Фестивальдә катнашучылар алдында, барысына да күтәренке кәеф бүләк итеп, бию композициясе белән балалар сәнгать мәктәбенең хореография коллективы чыгыш ясады.
Катнашучыларга биш төр сынауны үтәргә кирәк иде:
• Тартылу
• Урыннан озынлыкка сикерү
• Гәүдәне күтәрү
• Сыгылмалылыкка тест
• Кул өстендә күтәрелү
Яшь категориясенә туры китереп «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативлары үтәлешен хөкемдарлар катгый күзәтте. Укучылар үзләре дә ГТОда катнашуның БДИ тапшыруга өстәмә баллар алу мөмкинлеген аңлыйлар, чөнки алар югары уку йортына кергәндә моның бик яхшы плюс булачагын беләләр. Егетләр һәм кызлар биремне бик яхшы үтәделәр.
Нет комментариев