Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

«Аксу» мини-футбол буенча ТР кубогына лаек булды

Мини-футбол буенча Татарстан Республикасы ярышларында Аксубай районы командасы алтын призер булды

Ярышлар Актанышта узды, аларда 2013-2014 елгы спортчылар катнашты.

Футбол мәйданчыгында ике көн дәвамында беренчелек өчен кискен көрәш барды. Спорт мәктәбе тренеры Александр Лодоркин тәрбияләнүчеләре әзерлекнең иң югары дәрәҗәсен күрсәттеләр. Безнең район командасы составында Дмитрий Елисеев, Михаил Афиногентов, Самат Бикмөхәммәтов, Данил Гобәйдуллин, Егор Лодоркин, Владимир Огольцов, Арсений Федоров, Артем Ятруков, Алексей Убейкин, Олег Пименов һәм Айзат Хәмидуллин уйнады. Алар Менделеевск командасын 7 : 1 исәбе белән җиңделәр, Мөслим районы футболчылары һәм мәйдан хуҗалары белән уеннар «Аксу» командасы файдасына 8 : 1 исәбе белән тәмамланды.

Икенче көнне Аксубай командасы менделеевлылар белән очрашканнан соң финалга чыкты һәм актанышлыларны 2 :1 исәбе белән җиңеп, турнир таблицасының беренче баскычына күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев