«Ярдәм янәшә – Помощь рядом» Аксубайга дүртенче тапкыр килде
Соңгы яңалыклар

«Ярдәм янәшә – Помощь рядом» Аксубайга дүртенче тапкыр килде

Аксубайга «Ярдәм янәшә» азык-төлек җыелмаларының дүртенче траншы килде.

Бүген волонтерлар азык-төлек салынган 582 тартманы адресатларга таратачак.

Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган республика акциясе кысаларында әлеге хәйрия ярдәмен районда керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган ялгыз пенсионерлар, әти-әниләре шәхси эшмәкәр яки пандемиядән аеруча зыян күргән тармакларда үзмәшгульлек сыйфатында теркәлгән гражданнарның балалары дүртенче тапкыр ала.

Моннан тыш, ярдәм җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган, ата-аналарның берсе алимент түләүдән качып йөргән, опекуннар һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә дә күрсәтелә.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 


Нет комментариев