Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хезмәт кенәгәсендә эшкә кабул итү турында ике генә язу бар

Аксубайда яшәүче Мария Котанкинага 90 яшь тулды.

Бу бәйрәм көнендә Мария Николаевнаның кәефе аеруча күтәренке иде. Ул кунакларны шатланып каршы алды, игътибар өчен рәхмәт укыды, үткән гомер юлларын хәтерендә яңартты.

– Хөрмәтле Мария Николаевна, юбилеегыз белән Сезне! – дип мөрәҗәгать итте ветеранга район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев. – Район файдасына куйган фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә алдагы көннәрдә дә сәламәтлек телибез.

Рәсми кунак тантана сәбәпчесенә район башлыгының тәбрикләү хатын җиткерде, гөлләмә һәм бүләкләр тапшырды. Ветеранны истәлекле туган көне белән шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров та ихлас котлады.

Мария Николаевнаның туксан яшендә дә зиһене искитәрлек. Ул кунакларга, хезмәт елларында бергә эшләгән кешеләрнең исем-фамилияләрен дә әйтеп, тормышының иң мөһим мизгелләре турында бәян итте. Бала чагы Аксубайда уза. Яшьтәшләре кебек үк, ул да бала чагыннан колхозда эшли. Җигелгән атларда ничек көлтә, салам, бөртек ташыганнарын да хәтерли ул.

– Без дус кызлар белән Нурлатка Тимошкино аша бара идек, юлда кунарга туры килә иде, – дип сөйләде йорт хуҗабикәсе. – Бервакыт төнлә чактан гына аумый калдык, бик курыктык. Чөнки ат җигә белми идек, ашлыкны алып кайтып җиткерәсе бар иде бит әле. Төрлесен күрергә туры килде, авыр да иде, ач-ялангач та булдык, басудан бер кочак үлән күтәреп кайта идек тә, шулардан ризык әзерли идек.

Ул ун ел Үзбәкстанның борынгы Бохара шәһәрендә яшәгән. Анда бөтенләй башкача иде, җылы, тәмле ризык, җиләк-җимеш, күпме телисең, шул кадәр ашый аласың. Мария Николаевна эшли һәм күпмедер вакыттан читтән килгән егеткә кияүгә чыга. Ул бик тыйнак егет була, язылышкан вакытта хәтта үзенең фамилиясен алырга тәкъдим итәргә дә ояла, Мария үз фамилиясендә кала. Ике кызлары шунда дөньяга килә. Әмма, Урта Азия климаты аңа туры килми һәм алар Аксубайга кайталар. Аннан соң ул райпода хисапчы булып эшли. Кече кызлары кече ватанда туа. Кызлары әниләренең ышанычлы терәге, аның турында кайгыртып яшиләр.

Аның хезмәт кенәгәсендә Бохарада һәм Аксубай райпосына эшкә кабул итү турында ике язма гына бар. Мария Николаевна райондагы вакыйгаларны күзәтеп бара.

– Бөтен җирдә төзелеш, төзекләндерү эшләре барганына сөенәм, – ди ул. – Миңа соңгы елларда үзәкнең ничек үзгәрүен күрсәттеләр, бик матур, ул елларда без мондый матурлык тудыру мөмкинлеге турында уйлый да алмый идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев