Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 41 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 41 яңа очрагы ачыкланган

Республикада коронавирус инфекциясе диагнозы куелган 1129 пациент дәвалана.

Узган тәүлектә Татарстанда 41 кешегә Covid-19 диагнозы куелган, читтән килгән очраклар юк. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«25 кеше хастаханәдә, 16 кеше өйдә дәвалана», — диде Лилия Галимова. Ул 30-50 яшьлекләр арасында 12 кешенең авыруын әйтте.

Авыручылар саны буенча элеккечә үк Казан алда бара, анда 26 кеше авырый. Арча, Яшел Үзән һәм Тукай районнарында икешәр кешегә коронавирус диагнозы куелган.

Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле Татарстанда коронавирусның 4555 очрагы ачыкланган. 3410 пациент дәваланып беткән, шул исәптән 48 кеше узган тәүлектә терелгән. 1137 кеше дәвалана. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев