Урам атамаларында сакланган хәтер
Соңгы яңалыклар

Урам атамаларында сакланган хәтер

Аксубай районы урамнары атамаларында мәңгеләштерелгән Бөек Ватан сугышы геройларының исемнәре Ватанны саклаучыларның батырлыгын искә төшерә һәм киләчәк буыннар өчен истәлекне саклый.

Филипп Мазилин – фидакарьлек символы

Мазилин Филипп Николаевич, яшенә карамастан – аңа инде 48 яшь була, Бөек Ватан сугышына 1942 елның апрелендә чакырыла. Үзәк Белорус фронты составында сугыша, станок пулеметы расчеты белән идарә итә. 

1944 елның 1 мартында Мормаль авылы (Гомель өлкәсе) янындагы биеклек өчен барган сугышта дошман дзоты һөҗүм итүче совет гаскәрләренең юлын каплый. Лейтенант Николай Жуков һәм өлкән сержант Филипп Мазилин, каты яралануларына карамастан, ут ноктасын гранаталар белән юк итәргә тырышып карыйлар, ләкин максатка эләгә алмыйлар. Шуннан соң алар, канга баткан килеш, амбразурага ташланалар һәм, операциянең уңышлы тәмамлануын тәэмин итеп, аны үз гәүдәләре белән каплыйлар. 

Бу батырлык өчен Филипп Мазилин һәлак булганнан соң Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Аның исеме мәңгегә батырлык һәм фидакарьлек символы булып калачак.

Ефрем Еллиев – укытучы булган сугышчы

Ефрем Васильевич Еллиев 1907 елның 23 гыйнварында Аксубай районының Сөнчәле авылында туа. Сөнчәле мәктәбен тәмамлаганнан соң, Чистай педагогия училищесына укырга керә. 

Сугышка кадәр мәктәптә педагог булып эшли. 1935 елдан 1941 елга кадәр чуаш һәм рус телләрен укыта. Бөек Ватан сугышы башлангач, үз теләге белән фронтка китә. 1942 елның ноябрендә Калинин фронтында Мәскәүне яклап, геройларча һәлак була. 1962 елда үлгәннән соң язучылар берлегенә кабул ителә. 

Аның истәлегенә Аксубай лицее янындагы урма аның исемен йөртә, ул мәгариф һәм патриотизм бәйләнешен символлаштыра.

Григорий Романов – командир батырлыгы үрнәге

1907 елның 23 сентябрендә Кәкре Күл авылында дөньяга килгән. 1942 елдан Бөек Ватан сугышында катнаша, үзен батыр командир буларак күрсәтә. 

1944 елның 5 октябрендә Сероцкий плацдармындагы бәрелештә (Польша) аның взводы, дошманның сан ягыннан өстен булуына карамастан, берничә атаканы кире кага, дошманның 5 танкын һәм бик күп солдатын юк итә. Романов, каты яраланган хәлдә, сугышка җитәкчелек итүен дәвам итә.

Польшаны азат итү өчен барган сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Григорий Григорьевич Романовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бу бүләк аның фашизмны Җиңүгә керткән шәхси өлешен тану һәм барлык совет сугышчыларының батырлык символы булды.

Алексей Золин – Ватан өчен гомерен биргән солдат

Аксубай районында туып-үскән Алексей Золин 1932-1934 елларда Кызыл Армиядә сроклы хезмәт итә. Нацистлар Германиясе белән сугыш башлангач, Алексей, Ватанны дошманнан саклап, Калинин фронты составында алдынгы сызыкта була. 

Ул 249нчы укчылар дивизиясенең 291нче укчылар полкында хезмәт иткән. 1941 елның 10 октябрендә ул батырларча һәлак була.

Николай Гусев – фронтовик һәм хокук сакчысы

1925 елда Масловка авылында туа. Кызыл Армия сафларына 1943 елның 13 гыйнварында Алексеевск районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә. 1944 елның июнендә яралана. 

Балтыйк буен азат итүдә һәм Курлянд операциясендә катнаша. 

Николай Гусев батырлыгы һәм сугышчан казанышлары өчен “Батырлык өчен” (1944), “Сугышчан казанышлар өчен” (1945) һәм “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән. 

Сугыш беткәч, Николай Борисович үзен милиция органнарында хезмәт итүгә багышлый. 1965-1975 елларда ул Аксубай районы милиция бүлеге җитәкчесе вазифасын башкара. Тыныч вакытта ул районда җәмәгать тәртибе һәм иминлек сагында тора. Николай Гусев 1990 елда вафат була һәм Аксубайда җирләнә.

Габделхәй Яһудин – солдат һәм хезмәтчән

1927 елда Куйбышев өлкәсендә туган. 1944 елда, Бөек Ватан сугышының кызган чагында, Габделхәй Кызыл Армия сафларына мобилизацияләнә. Ләкин аның хәрби хезмәте озакка сузылмый: Ленинград янында эшелон бомбага тотылганнан соң, ул авыр яралана һәм комиссовать ителә. Ул гомерен авыл хуҗалыгында эшләүгә багышлый. 

Габделхәй Яһудин хезмәттәге казанышлары өчен “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек була. 

Урамнарны геройлар хөрмәтенә аларның исемнәре белән атау – ул аларга ихтирам күрсәтү генә түгел, ә сугыш турындагы хәтерне киләсе  буыннарга тапшыру да булып тора. Бу урамнардан үткәндә, балалар һәм өлкәннәр: “Бу кешеләр кемнәр? Алар нәрсә эшләгәннәр?”, дип уйланачак. Аксубай урамнары буйлап йөргәндә, безнең һәрберебез А ноктасыннан Б ноктасына үтү белән генә чикләнмичә, вакыт буйлап сәяхәт кыла, тыныч күк йөзе өчен бурычлы кешеләрне искә төшерү мөмкинлегенә ия була. Бу исемнәр әлегә карталарда сакланганда – халкыбызның бөек батырлыгы турындагы хәтер яши.


Нет комментариев