Тырышып эшләсәң, уңышка ирешәсең
Соңгы яңалыклар

Тырышып эшләсәң, уңышка ирешәсең

Районда фермерлык эшен уңышлы алып баручы яшьләр арасында Иске Савруш авылында яшәүче Сергей Васиков та бар.

Авыл хуҗалыгы бизнесы белән шөгыльләнү – һәр кеше өчен җаваплы адым. Җитәрлек тормыш тәҗрибәсе булмаган кеше өчен бигрәк тә. Сергей Васиков әлеге эшкә әти-әнисенең хәерфатихасы белән керешкән.

Сергейның әтисе – Валентин Петрович авыл хуҗалыгында тәҗрибәле белгеч, җитәкче урыннарда эшләгән.

Белеме буенча Сергей Васиков физкультура укытучысы. Диплом алганнан соң берничә ел һөнәре буенча эшләгән. Аннары үзенең көчен шәһәрдә сынап карарга карар кылган. Гаилә корып, Яр Чаллы шәһәрендә яшәгән. Тик бервакыт тормышын үзгәртергә – үз эшенең остасы булырга карар итә. Мондый җитди эшкә алынганда, нинди генә сораулар килеп тумый. Әти-әнисе, улларының эшлекле сыйфатларга ия булуына исәп тотып, аның карарына каршы килмиләр.

2014 елда блоклардан ферма бинасы төзиләр. Төзелешкә район да финанс ярдәме күрсәтә. Дәүләт яшь фермерны миллион ярым сумлык грант белән ярдәм итә. Бу акчага ул терлекләр, ферма өчен җиһазлар, техника сатып ала. Һәм шул рәвешле эш башланып китә. Бүгенге көндә гаилә фермасында 25 баш савым сыеры, 6 тана, бозаулар бар.

Быел Сергей Васиков сыер абзарларын капиталь ремонтлау буенча республика программасына кертелгән. Төзүчеләр түбәне алмаштырганнар, аны профнастил белән япканнар. Ремонт шул көннәрдә генә төгәлләнгән, барысы да матур күренә.

– Гаилә фермасында уңышлы эшләү өчен бездә бөтенесе дә бар, – ди Сергей. – Бары тик тырышып эшләргә генә кирәк.

Гаилә фермасында көн саен уртача 300 килограммга якын сөт савып алалар. Васиковларның 90 гектар җирләре бар. Гаилә кирәкле техник чараларга, барлык төр агрочараларны башкару – туфрак эшкәртү, уңышны җыеп алу, терлек азыгы әзерләү өчен тагылма агрегатларга ия. Быелгы язда 40 гектар арпа чәчкәннәр, күпьеллык үләннәр 50 гектар мәйдан били. Үзең җитештергән азык продукциянең үзкыйммәтен киметә. Азык әзерләү зур көч куюны таләп итә. Васиковлар бу бурычны уңышлы башкаралар.

– Печән әзерләүдән тыш, ел саен 50-60 тоннага кадәр сенаж салабыз, – дип сөйли фермерның әтисе Валентин Петрович. – Сенаж составында катнаш азык, вика, солы бар. Сусыл азыкны үз ихтыяҗларыбызны исәпкә алып әзерлибез, азыкка кытлык кичергәнебез булмады.

Сыерларны савуда, карауда, тәрбияләүдә, ашатуда яшь фермерның гаилә әгъзалары булыша. Җәйге чорда сыерлар фермадан ерак түгел болында утлап йөри. Көтүне оештыру өчен эшче куллар җитми – «электрон көтүче» ярдәмгә килә.

 

Фото: Васиковлар гаилә архивыннан.


Нет комментариев