Террорлык акты янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре
Соңгы яңалыклар

Террорлык акты янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

Террорчылык актына алдан әзер булу мөмкин түгел, шуңа күрә һәрвакыт уяу булырга кирәк.

Төп кагыйдә: ихтыяҗ булмаганда төбәкләргә, шәһәрләргә, террорчыларның игътибарын җәлеп итәргә мөмкин буган урыннарга һәм чараларга барудан тыелырга кирәк.

Гомуми тәкъдимнәр:

-шикле кешеләргә, предметларга, теләсә нинди шикле вак-төяккә игътибар итегез. Барлык шикле әйберләр турында хокук саклау органнары хезмәткәрләренә хәбәр итегез;

-таныш булмаган кешеләрдән беркайчан да пакетлар һәм сумкалар кабул итмәгез, үз багажыгызны күзәтүсез калдырмагыз;

-гаиләнең гадәттән тыш хәлләр буенча эш планы, гаиләнең барлык әгъзаларында телефон номерлары, электрон почта адреслары булырга тиеш;

-экстрен хәлләрдә сезнең гаилә әгъзалары белән очраша алырлык очрашу урынын билгеләргә кирәк;

-эвакуация очрагында, үзегез белән беренче кирәк-ярак предметлар җыелмасын һәм документларны алыгыз;

-һәрвакыт бинадан резерв чыгу юллары кайда булуын белү зарури;

-өйдә подвалларга һәм чормаларга керү юлларын ныгытырга һәм ябып куярга, домофон урнаштырырга, баскыч читлекләрен һәм коридорларны кирәкми торган әйберләрдән азат итәргә кирәк;

-үзегезнең йортта яшәүчеләрнең кизү торуларын оештырырга, алар бинаны даими рәвештә әйләнеп карап чыгып, таныш булмаган затларның һәм автомобильләрнең пәйда булуына, капчыклар һәм тартмаларның бушатылуына аерым игътибар биреп, барысы да тәртиптәме-юкмы икәнлеген күзәтеп торырга тиеш;

-шартлау, янгын, җир тетрәү булганда, беркайчан да лифттан файдаланмагыз;

-ни генә булмасын, паникага бирелмәскә тырышыгыз.

Кеше күпләп булган урында үз-үзеңне тоту:

Террорчылыкның чын мәгънәсендә зарарлы факторыннан тыш, кешеләр паника нәтиҗәсендә барлыкка килгән бәрелеш нәтиҗәсендә дә үләләр һәм җәрәхәтләр алалар. Шуңа күрә халык күп була торган урыннарда үз-үзеңне тотуның түбәндәге кагыйдәләрен истә тотарга кирәк:

-кешеләр күпләп була торган урыннарда булырга тырышмагыз;

-барган вакыйгаларны ничек карарга теләсәгез дә, халык төркеменә кушылмагыз.

-халык арасына эләккәнсез икән, үзегезне алып барырга рөхсәт итегез, әмма аннан чыгарга тырышмагыз;

-тирән сулыш алыгыз һәм күкрәк читлеге кысылмасын өчен, кулларыгызны ян-яккарак итеп терсәккә бөкләгез;

-озын буйлы һәм зур кешеләрдән, зур сумкалы кешеләрдән ераграк булырга омтылыгыз;

-теләсә нинди ысул белән аякларыгызда калырга тырышыгыз;

-кулларыгызны кесәләрдә тотмагыз;

-хәрәкәт иткәндә аякларыгызны мөмкин кадәр югарырак күтәрегез, аягыгызга нык итеп басыгыз, аяк очына басмагыз;

-әгәр дә кысылу куркыныч характер алган икән, шунда ук, ашыгыч рәвештә теләсә нинди йөктән, беренче чиратта озын баулы сумкадан һәм шарфтан азат ителегез;

-әгәр берәр нәрсәне төшереп җибәрсәгез, аны күтәрү өчен һич кенә дә иелмәгез.

-егылсагыз, мөмкин кадәр тизрәк аягыгызга басарга тырышыгыз. Кулларыгызга таянмагыз (аларны таптаячаклар яисә сындырачаклар). Тиз арада аягыгызга басарга тырышыгыз.

Таяныч табып, аякларыгыз белән идәннән кискен этелеп торып басарга тырышыгыз;

-тора алмыйсыз икән, йомгак булып бөгәрләнегез, җилкәләрегез белән башыгызны саклагыз, ә кулларыгызның учлары белән баш артын каплагыз.

Халык белән тулган бинага эләккәч, экстремаль хәл килеп туган очракта нинди урыннарның куркынычсызрак булуын алдан билгеләгез (стадионда секторлар арасындагы чыгу юллары, концерт залларында пыяла ишекләр һәм бүлгеләр һ.б.), запас һәм авария чыгу юлларына игътибар итегез, аларга уйларыгыз белән юл салыгыз.

Халык төркеменнән зал почмакларында яисә стеналарга янәшә яшеренегез, аннан чыгып китү җиңелрәк булачак.

Паника туганда, тыныч булырга һәм хәлне аек бәяләү сәләтен сакларга тырышыгыз.

Митинг ясаучыларга “кызык өчен” кушылмагыз, алардан ераграк булырга тырышыгыз. Башта митингның санкцияләнгәнме-юкмы икәнен, чыгыш ясаучыларның нәрсәгә агитацияләүләрен белегез.

Теркәлмәгән оешмаларга кермәгез. Мондый оешмалар митингларында катнашу җинаять җаваплылыгына китерергә мөмкин.

Массакүләм тәртипсезлекләр вакытында, катнашучы буларак та, тамашачы буларак та төркемгә эләгергә тырышмагыз. Сез махсус бүлекчәләр сугышчылары гамәлләренә эләгә аласыз.

Тоткынга эләккән очракта:

Һәр кеше, очраклы рәвештә, җинаятьчеләрнең тоткыны булып кала ала. Шул ук вакытта алар сәяси максатларга ирешү, йолым алу һ.б. барлык очракларда да сезнең тормышыгыз террорчылар өчен сату-алу предметына әверелергә мөмкин. Кулга алу транспортта, учреждениедә, урамда, фатирда булырга мөмкин.

Әгәр дә сез тоткын булып калсагыз, түбәндәге тәртип кагыйдәләрен үтәргә киңәш итәбез:

-төп кагыйдә – һөҗүм итүчеләрне корал куллануга этәрә һәм кеше корбаннарына китерергә мөмкин булган гамәлләргә юл куймагыз;

-авырлыкларны, мыскыллауларны һәм кимсетүләрне кичерегез. Җинаятьчеләрнең күзләренә карамагыз, үзегезне дорфа тотмагыз;

-кирәк булганда җинаятьчеләрнең таләпләрен үтәгез, аларга каршы килмәгез, тирә-юньдәгеләрнең һәм үз тормышыгызны куркыныч астына куймагыз. Истерикага һәм паникага юл куймаска тырышыгыз;

-теләсә нинди гамәлләрне башкару өчен (утырырга, торырга, эчәргә, бәдрәфкә барырга) рөхсәт сорагыз;

-яраланган булсагыз, хәрәкәтләнмәскә тырышыгыз, шул рәвешле сез кан югалтуны киметәчәксез.

Онытмагыз – сезнең максат – исән калу. Игътибарлы булыгыз, җинаятьчеләрнең билгеләрен, аларның йөзләренең үзенчәлекләрен, киемнәрен, исемнәрен, кушаматларын, мөмкин булган җәрәхәтләрен һәм татуировкаларын, сөйләм үзенчәлекләрен һәм тәртибен, сөйләшү темаларын һ.б. истә калдырырга тырышыгыз. Сезне кулга алу турында хәбәр алгач, махсус хезмәтләрнең инде сезне азат итү буенча эш итә башлаганын һәм кирәкле чараларны эшли башлавын исегездә тотыгыз. Махсус хезмәтләр тарафыннан сезне азат итү буенча операцияләр башкарылганда түбәндәге таләпләрне тайпылышсыз үтәгез:

-идәндә йөзтүбән капланыгыз, башыгызны кулларыгыз белән каплагыз һәм хәрәкәтләнмәгез.

-бернинди очракта да махсус хезмәтләр хезмәткәрләренә каршы йөгермәгез яисә алардан качмагыз, чөнки алар сезне җинаятьче дип кабул итәргә мөмкин;

-мөмкинлек булса, ишек һәм тәрәзәләрдән ераграк торыгыз.

Террорчылык куркынычы булганда:

-һәрвакыт тирә-юньдәге вәзгыятьне контрольдә тотыгыз, бигрәк тә транспорт объектларында, мәдәни-күңел ачу, спорт һәм сәүдә үзәкләрендә булганда;

-онытып калдырылган әйберләр табылганда, аларга кагылмыйча, бу хакта шоферга, объект хезмәткәрләренә, иминлек хезмәтенә, полиция органнарына хәбәр итегез.

-нинди генә матур күренмәсен, хуҗасыз әйберләргә кагылмагыз. Аларда шартлаткыч җайланмалар (сыра банкаларында, кәрәзле телефоннарда һ.б.) яшеренгән булырга мөмкин.

Урамда җирдә яткан әйберләрне типмәгез.

-әгәр дә иминлек көчләре һәм хокук саклау органнары активлаша башласа, кызыксынмагыз, икенче якка барыгыз, әмма сезне дошман дип санамасыннар өчен, йөгермәгез.

Шартлау яки атыш башланганда шунда ук җиргә, саклану корылмалары (бордюр, сәүдә чатыры һ.б.) астына ятыгыз, башыгызны кулларыгыз белән каплагыз.

Әзерләнгән теракт турында очраклы рәвештә белеп алгач, кичекмәстән бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итегез.

Әгәр дә сез әзерләнгән яки кылынган җинаять турында белсәгез, бу хакта шунда ук полициягә 8 (84344) 2-72-06 , 8 (84344) 2-79-74 телефоннары аша хәбәр итегез.

Бердәм ашыгыч ярдәм каналы 102/112 (теләсә нинди мобиль элемтә операторлары өчен).


Нет комментариев