2026 елга Татарстан Хезмәт министрлыгы эшенең төп максатлары һәм күрсәткечләре буенча ачык онлайн-тавыш бирү тәмамланды. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, төп бурыч итеп ярлылык белән көрәш билгеләнде.
Тәкъдим ителгән максатлар арасында гражданнарны эш белән тәэмин итү өчен социаль контрактлар өлеше күрсәткече лидерлык позициясен алды. Тавыш бирүчеләр уртача рәвештә мондый контрактларның гомуми саннан кимендә 86% дәрәҗәсендә булуын тәэмин итү идеясен хуплады — бу вариант өчен респондентларның 59,3% ы тавыш бирде.
Икенче урында социаль ярдәм, социаль хезмәт күрсәтү, социаль-тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтү һәм СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына мәшгульлеккә булышу чаралары комплексы — 51,8%. Өченче урында — карауга мохтаҗ гражданнарны атнага 28 сәгатькә кадәр озак вакытлы карау пакетына керә торган социаль хезмәтләр белән тәэмин итү, кимендә 6 мең кешене колачлау – 51%.
Сораштырылучылар берничә вариант сайлый алган, шуңа күрә процентларның гомуми саны 100% тан артып киткән. Барлыгы ачык онлайн-тавыш бирүгә киләсе елга төп максатлар һәм бурычлар буенча 15 тәкъдим чыгарылган.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин аналарга ярдәм итүдән тыш, аталарга ярдәм итү чараларын уйларга кирәк, дип белдергән иде. “Асылда сүз ир-атларның гаилә мәшәкатьләрендә, бала табу турында карар кабул итүдә активрак катнашуы һәм аларны тәрбияләүгә күбрәк вакыт бирүләре турында бара”, – дип белдерде дәүләт башлыгы.
Нет комментариев