Соңгы яңалыклар

Татарстанның 637 инвалид гражданы мәшгульлек үзәкләре аша эш тапкан

Быел Татарстанның 637 инвалид гражданы мәшгульлек үзәкләре ярдәме белән эшли башлаган.

Эш эзләү өчен барлыгы 1035 кеше мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте.

Мәшгульлек хезмәте белгечләре һәр мөрәҗәгать итүчегә индивидуаль якын килгән, эшкә урнаштыру буенча шәхси планнар эшләгән һәм һөнәри тәҗрибә, шәхси кызыксынулар һәм сәламәтлек үзенчәлекләрен исәпкә алып, буш эш урыннарын сайлаган.

Эш эзләүчеләргә шулай ук психологик ярдәм күрсәтелгән һәм бушлай һөнәри белем алу мөмкинлеге бирелгән.

Аерым алганда, 49 кеше укып, ЭВМ операторы, экскурсовод, тегүче һәм башка һөнәрләр үзләштергән. Бу эшләр «Кадрлар» милли проекты кысаларында алып барыла.

 


Нет комментариев