Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 41 яңа очрагы теркәлгән
Узган көн белән чагыштырганда, авыручылар саны 0,9 процентка арткан.
Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 41 яңа очрагы теркәлгән. Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Спикер сүзләренчә, Covid-19 ачыкланганнан бирле республикада 4431 кешенең коронавирус белән авыруы теркәлгән.
«100 мең кешегә 118,7 авыру туры килә. Узган көн белән чагыштырганда, авыручылар саны 0,9 процентка арткан. Бүгенгә авыру таралу индексы 0,8 процент тәшкил итә», — дип сөйләде Любовь Авдонина.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев