Мәйданы 400 квадрат метрдан артык булган чиркәүләрдә бер үк вакытта йөздән артык кеше җыелмаска тиеш.
Татарстанда православие динен тотучыларга чиркәүләргә барырга рөхсәт иттеләр. Татарстан митрополиясендә «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерделәр.
Кичә Татарстан Министрлар Кабинеты республикада яңа коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү буенча чаралар турындагы карарга үзгәрешләр кертте.
5 июньнән православие динен тотучылар, билгеле бер чикләүләрне үтәгән хәлдә, янә чиркәүләргә бара алачак.
Мәйданы 400 квадрат метрдан артмаган чиркәүләрдә тиешле дистанция сакларга кирәк: рухани һәм чиркәүдә эшләүчеләрне дә кертеп, дүрт квадрат метрга — бер кеше.
Мәйданы 400 квадрат метрдан артыграк булган гыйбадәтханәләрдә бер үк вакытта йөздән артык кеше җыелмаска тиеш.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев