Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда инвалидларга түләүсез юридик ярдәм декадасы узачак

Быел 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстанда гражданнарның бушлай хокукый консультациясе буенча тугыз чарадан торган цикл оештырылган.

Инициатива «Татарстан Республикасында юстицияне үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республика халкы медицина реабилитациясе, инвалид балаларны шифаханә-курортта дәвалау һәм аларны махсуслаштырылган мәгариф учреждениеләренә урнаштыруны да кертеп, төрле мәсьәләләр буенча юридик консультацияләр ала алачак.

erid: 2Vtzqw6pLty

Чараларда Татарстан дәүләт юридик бюросы белгечләре, профильле министрлыклар юристлары, шулай ук федераль һәм күзәтчелек органнары вәкилләре катнашачак. Консультацияләрнең тулы графигы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев