Россия югары уку йортлары укытучылары «Нәфис Косметикс»та стажировка үттеләр
Россиянең 36 югары уку йорты укытучысы «Нәфис Косметикс»та стажировка үтте.
Чара «Яңа материаллар һәм химия» милли проектына кергән «Яңа материаллар һәм химия юнәлешендә квалификацияле кадрларны алдан әзерләү һәм яңадан әзерләү» федераль проекты кысаларында оештырылды.
Мәскәү, Санкт-Петербург, Белгород, Уфа, Тольятти, Казан һәм башка шәһәрләрдән педагоглар «Нәфис Косметикс» үзәк офисында һәм җитештерү мәйданчыкларында булдылар. Алар сыек юу чаралары җитештерү белән таныштылар, җиһазларны, дозалау технологияләрен күрделәр, автоматлаштыру һәм сыйфатны контрольдә тоту ысуллары турында белделәр. Үзәк завод лабораториясе җитәкчесе Диләрә Ногманова климат камерасының эшен, «тәлинкәле» камыр ысулын һәм яңа рецептуралар эшләү процессын күрсәтте.
Музей блогында стажировкада катнашучыларга көнкүреш химиясе тармагының аякка басу тарихы турында сөйләделәр: быел абыйлы-энеле Крестовниковларның шәм һәм сабын кайнату заводына 170 ел тула.
–Безгә җитештерү циклының һәр этабы турында җентекләп сөйләделәр — башлангыч чималны сайлап алудан алып әзер продукцияне соңгы төргәкләүгә кадәр. Сакчыл җитештерү принципларын кертү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Бу процессларны оптимальләштерү һәм җитештерү линияләре эшенең нәтиҗәлелеген арттыру әһәмиятен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирде. Алынган күнекмәләр белем бирү программаларын эшләгәндә һәм киләчәктә һөнәри эшчәнлектә файдалы булачак, – дип билгеләде Череповецк дәүләт университеты укытучысы Анна Максимова.
КНИТУ-КХТИ азык-төлек биотехнологияләре кафедрасы доценты Зося Канарская стажировка катнашучыларның квалификациясен күтәрү генә түгел, һөнәри элемтәләрне киңәйтүгә һәм вузара хезмәттәшлекне үстерүгә дә ярдәм итте, дип ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев