Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Районның өлкән сыйныф укучылары республика бәйгесе проектында үзләрен күрсәттеләр

Иске Ибрай мәктәбе һәм Аксубай 2 нче урта мәктәбе укучылары «Физик-математик алгарыш» проекты җиңүчеләре дип танылдылар.

«Физик-математик алгарыш» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Хәлим Кадыйров һәм Әлфис Канәфин грант алуга бәйге сайлап алуын үттеләр.

«Физик-математик алгарыш» проекты техник өлкәләрдә балаларның сәләтен үстерергә ярдәм итә һәм аларга фәнни һәм инженерлык өлкәләрендә алга таба белем алуга әзерләнергә ярдәм итә.

Район мәгариф бүлеге мәгълүматы буенча, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Иннополис университеты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Физик-математик алгарыш» проекты, Татарстанда төгәл фәннәрне популярлаштыру өчен, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, 2024 елда старт алды. Проект кысаларында төгәл фәннәрдә уңышларга ирешкән укучылар арасында акчалата бүләкләүгә бәйге сайлап алулары узды, нәтиҗәдә Хәлим белән Әлфис проект Грантына лаек булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев