Узышның инициаторы һәм оештыручысы Росгвардиянең Яр Чаллы бүлегендә хезмәт итүче Павел Ваструков булды.
– Әлбәттә, авыл халкы Павел Валерьевич инициативасын энтузиазм белән хуплады, – дип билгеләп үтте җирле хакимият органы җитәкчесе Надежда Айдова. – Мондый дәрәҗәдәге ярышлар – авылдашларның үз геройларын, Ватан намусын саклап һәлак булганнарны хәтерләүләрен, алар белән горурлануларын раслау өчен тагын бер мөмкинлек. Айдов Алексей Витальевич, Нестеров Вячеслав Васильевич, Харитонов Алексей Николаевичның исемнәре авылның хәтер һәйкәлендә мәңгегә уеп язылган. Бүген дә махсус операция зонасында безнең ир-егетләребез хәрби хезмәтне дәвам итәләр.
Спорт чарасында республиканың төрле төбәкләреннән: Самара өлкәсеннән, Казаннан, Зәй, Чаллы, Нурлат шәһәрләреннән спортчыларның катнашуы аның киң масштабы турында сөйли. Кросста катнашучылар арасында профессионаллар да, спорт юлын яңа гына башлаучылар да, гади авыл кешеләре дә бар иде. Бөтен гаиләләре белән катнашучылар да булды.
Ярышта катнашучыларны мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов тәбрикләде. Ул Павел Ваструковка һәм һәлак булган геройның әнисе Нина Георгиевна Айдовага район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Һәрвакыттагыча, «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар берләшмәсе дә читтә калмады.
РВСН иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре һәм ветераннары Виталий Маркин һәм Павел Крюков районда беренче тапкыр махсус хәрби операциядә катнашучылар Павлов Игорь Иосифович, Гаврилов Петр Васильевич һәм Львов Петр Алексеевич истәлегенә уздырылган трейл-кросс иганәчеләренең Рәхмәт хатына лаек булдылар.
–Чараның әһәмияте Иске Үзи җирлеге өчен генә түгел, ә район өчен дә зур дәрәҗә, – дип билгеләп үтте спорт бәйрәмендә катнашучыларны котлап, спорт мәктәбе директоры Радик Канәфин.
Җирлек башлыгы узышка старт биргәннән соң, 97 кеше алга ыргылды. Узышта катнашучыларга 3, 7 һәм 14 чакрым йөгерергә кирәк иде.
Спортчыларның маршруты атналык яңгырдан соң кипмәгән өч текә күтәрелешле һәм шундый ук өч төшүле авыл юлыннан гыйбарәт иде. Спортчыларны зур булмаган диаметрлы металл торбалар салынган су киртәсе дә көтә иде.
–Бу чыннан да трейл-кросс, – дип билгеләп үтте Радик Канәфин, әлеге торбалар буенча без җиңел машинада көчкә үтеп киткәндә.
3 км. тамгасында да, 7 км. тамгасында да Иске Үзи мәктәбенең «Беренчеләр хәрәкәте» волонтерлары басып торды. Һәр тамга янындагы өстәлләрдә пластик стаканнарга су салынган иде. Йөгерүчеләр, аларны юл уңаенда эләктереп алып, йә башларына койдылар, йә йөгергән килеш берничә йотым су эчтеләр.
– Су кирәк, дистанциядә организм тиз сусызлана, – диде район спорт мәктәбе директоры Радик Канәфин. – Монда барысы да – трейл-кросс таләп иткәнчә.
7 километр тамгасы янындагы сулы стаканнар торган өстәл янында медицина хезмәткәрләре дә кизү торды.
–Аллага шөкер, әлегә барысы да яхшы, – диде авыл фельдшеры Зинаида Леонидовна Павлова. – Имгәнүчеләр юк. Гәрчә спортчылар берничә тапкыр йөгереп менгән һәм төшкән тау бик текә булса да.
Янәшәдә медицина саквояжы белән фельдшер ярдәмчесе Валентина Арамедова тора иде.
Менә безнең яннан әлеге чараны оештыручы Павел Ваструков үтеп китте.
–Зур эш башкарылды, – дип билгеләп үтте спорт мәктәбе директоры Радик Канәфин. – Күренеп тора, җирле хакимият чыннан да авыл халкы тормышы белән яши, һәм барлык вакыйгалар бергәләп хәл ителә.
Укытучыларның каникуллары һәм ял вакыты булуга карамастан, спорт чарасын оештыруда бөтен мәктәп катнашты.
12.00 сәгатькә соңгы спортчылар финишка килде. Мәдәният хезмәткәрләре Елена Айдова һәм Алина Мудрова дистанциядә спортчыларның вакытларын исәпләделәр һәм нәтиҗәләр ясадылар. Барысы да тыныч, киеренкесез ритмда барды. Күп очракта – җирлек җитәкчесенең тынычлыгы аркасында, чөнки ул чара дәвамында һәрвакыт янәшәдә булды һәм ярдәм итте.
Нәтиҗәләр ясалган арада спортчылар мәктәп ашханәсендә төшке аш ашадылар.
Хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында яшь категорияләрендә иң җитез йөгерешчеләрне бишенче нәтиҗәгә кадәр билгеләделәр. Надежда Айдова һәм Радик Канәфин спортчыларга авыл җирлегенең Рәхмәт хатларын һәм Мактау грамоталарын, ә Павел Ваструков акчалата премияләр тапшырдылар.
Сезне трейл-кросс кебек масштаблы чараны оештыруга нәрсә этәрде, дигән сорауга Павел Валерьевич болай дип җавап бирде:
– Махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларымның батырлыклары. Сугыштан кайтмаячагыңны белә торып анда барырга курку белмәс геройлар гына сәләтле. Ни өчен трейл? Трейл дистанциядә төрле киртәләрне узуны, чыдамлылыкны тикшерүне күздә тота. Минем инициативаны Надежда Владимировна йөзендә җирле хакимият бик теләп хуплады. Акча мәсьәләсенә килгәндә, монда да әллә ни проблемалар булмады. Бу эштә миңа дусларым, сыйныфташларым, авылдашларым ярдәм итте. Мин бүген герой-авылдашларны искә алу хыялымның тормышка ашуына бик шат.
Нет комментариев