Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Район Советында язгы кыр сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

Катнашучылар карантин үсемлекләре таралу урыннарына каршы көрәш, үсемлекчелек һәм умартачылыкны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Киңәшмә район башлыгы Алмаз Мингулов рәислегендә узды.

Аның эшендә хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнар, ФГИС эшендә җаваплы белгечләр, умартачылар, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, республика ведомстволары вәкилләре чыгыш ясады.

Утырыш эшен ачып, Алмаз Мингулов авыл хуҗалыгында технологияләрдә зур үзгәрешләр булуын, хәзер республикага һәм районыбызга хас проблемалар – санитар контроль, карантин үсемлекләренең булуы, бал сату буенча сораулар барлыгын билгеләп үтте. Һәм аларны хәл итү өчен барлык якларның үзара тыгыз хезмәттәшлеге кирәк.

Киңәшмәдә Россельхознадзор Татарстан Республикасы буенча идарәсенең фитосанитария күзәтчелеге, ашлык сыйфатына күзәтчелек һәм орлык контроле бүлеге җитәкчесе Альберт Кадыйров карантин фитосанитария зоналарның килеп чыгуын булдырмау һәм аларның таралуына юл куймау турында сөйләде.

2025 елга булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда карантин үсемлекләре биләгән фитосанитар зоналар мәйданнары арткан. Аксубай районында алар 20 объект исәпләнә, шул исәптән амброзия (13), киез үлән (7). Агымдагы елда көрәш өчен җитди чаралар күрергә кирәк.

“ВНИИЗЖ” ФДБУнең Татар филиалы маркетинг һәм үсеш бүлегенең әйдәп баручы белгече Динар Шәрәфетдинов җыелучыларның игътибарын контрольдәге продукциянең иминлеген тәэмин итүгә юнәлтте.

“Орлыкчылык” ФДИС, “Сатурн” ФГИС тарафыннан теркәлмәгән агрохимикатларны (пестицидлар, инсектицидлар) куллануга юл куймау турындагы таләпләрне һәм дератизация мәсьәләләрен “АПК продукциясенең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын бәяләү үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасындагы филиалы директоры урынбасары Идрис Гатин бәян итте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Рәмис Заһидуллин Татарстан Республикасында 2025 ел нәтиҗәләре буенча умартачылык тармагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар белән таныштырды. Чыгыш ясаучылар игенчелек һәм умартачылыкның барлык юнәлешләре, кырларның карантин үсемлекләрдән иминлеген тәэмин итү буенча мәгълүмат бирделәр.

Умартачылык порталы, районда умартачылык тармагының үсеше, аның проблемалы моментлары турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Усман Нигъмәтуллин сөйләде.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзорның Нурлат территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясовның чыгышы үсемлекчеләргә пестицидлар белән эшләгәндә төп саклану чараларын куллануга һәм бал кортларын асраганда эпидемиологик таләпләргә багышланды.

Утырышка район башлыгы Алмаз Мингулов йомгак ясады. Ул карантин үсемлекләре белән көрәшү өчен барлык чараларны да күрергә кирәклеген билгеләп үтте.

Умартачыларга терлекчелек һәм бал эшкәртү буенча дәүләт программаларына активрак кушылырга кирәк – бу субсидияләргә, техникага һәм сату базарларына юл ачачак. Умартачыларга социаль яклау бүлеге аша социаль контракт төзү мөмкинлекләреннән файдаланырга була. Социаль контрактлар ярдәмендә яңа сезонда җиһазлар сатып алырга һәм хуҗалыкларны киңәйтергә мөмкин.

Район җитәкчесе агротуризмга да тукталды. Районда үз бренды — «Аксубай балы» бар, дип билгеләп үтте. Аны актив рәвештә алга этәрергә, күргәзмәләрдә һәм фестивальләрдә катнашырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев