Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Нежность» үзәгендә өлкән һәм яшь буын вәкилләре очрашты

«Нежность» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә патриотик концерт узды.

Биредә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә булучы балалар башкаруында җырлар яңгырады. Тамашачылар – үзәкнең социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүче тармак ветераннары булды.

Очрашу җылы, онытылмаслык мохиттә узды. Яшь буын вәкилләре ветераннарга Ватан файдасына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Ветераннар авыр сугыш елларына туры килгән балачак хатирәләре белән уртаклаштылар.

Очрашуны тәмамлап, барлык катнашучылар хор белән «Җиңү көне» җырын башкардылар.

Фото: «Нежность» КЦОН архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев