Яңа Александровкадан Сергей Щекин фермер хуҗалыгында бу көннәрдә сенаж салу тулы көченә бара.
Яңа Александровкадан Сергей Щекин бүгенге көндә районның иң булдыклы, уңышлы фермерларыннан берсе санала. 2018 елда ул «Яшь фермер» программасы буенча сөт юнәлешен үстерүгә 3 млн. сум күләмендә грант алды. Бу акчага бер ел эчендә типовой фирма бинасы төзегән, барлык эчке эшләрне башкарган, кирәкле коммуникацияләр: сөтүткәргеч, тирес чыгару, автомат су эчертү системаларын үткәргән.
Бүгенге көндә аның хуҗалыгында 30 савым сыеры бар. Көн саен уртача 450 килограмм сөт савып алына.
– Сергей Щекин хуҗалыгында нәсел эшенә зур җитдилек белән карыйлар, – дип сөйли район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең селекция-нәсел хезмәте бүлеге җитәкчесе Рәис Хөснуллин. – Монда сыерларны ясалма орлыкландыру җайга салынган, лейкоз белән авыручы сыерлар юк.
Шәхси хуҗалыкта шулай ук 18 баш дуңгыз асрала. Бүгенге көндә фермерның төп мәшәкате – кышкыга азык әзерләү. Щекин хуҗалыгында 100 гектардан артык җир бар. 30 гектар мәйданга – бөртекле культуралар, калганына азык культуралары чәчкән. Быел үлән куе һәм биек булып үскән, хуҗаның нияте азыкларны киләсе елның язына кадәр җитәрлек итеп әзерләү.
Бу сезонда ул сенаж запасы туплауга керешкән. Барлык махсус техника һәм эшче куллар, ресурслар булган агрофирмалардан аермалы буларак, ул әлеге төр азыкны бөтенләй башка ысул белән – үләннәрне полиэтиленга төреп әзерли. Шулай ук сенаж әзерләүнең гадәти технологиясе таләп иткәнчә, чабылган үлән дымлылыкның тиешле процентына кадәр җиткерелә.
Аннары агрегат белән теземнәрне җыя һәм махсус җайланмада полиэтилен рулонга төрә. Белгечләр раслаганча, мондый технология белән әзерләгәндә, сенаж массасындагы витаминнар һәм файдалы матдәләр саклана, сыйфат гарантияләнә. Продукт тулысынча өлгерсен өчен, бер айдан артык вакыт кирәк.

– Кышын терлекләр сенажны яратып ашыйлар, – ди Сергей Владимирович. – Беренче партияне әзерләп бетергәч, ике атнадан соң без төргәкләрне ачып, бозауларга биреп караган идек, алар шунда ук ашап бетерделәр.
Авыл фермерының алда эше күп әле. Планнары, ниятләре дә бар. Быелгы җәйдә ул ферма белән янәшә яшь терлекләр өчен лапас төзергә планлаштыра. Төзелеш башланган инде – тимер торбалар утыртылган, материал сатып алынган.

Тик вакыт белән генә азрак кысанрак, хуҗалыкта кичектергесез эшләр җитәрлек, барысын да вакытында эшләп өлгерергә кирәк. Азык җитештерү, сыерларны саву, малларны тәрбияләү буенча барлык эшләрне гаилә әгъзалары – хатыны Татьяна, мәктәптә укучы улы һәм кызы башкара. Балалары кечкенәдән ипи кадерен белеп үсә.
– Минемчә, эштән башка авыл кешесенең тормышы мәгънәсез, – ди фермер. – Тырышлык һәм үҗәтлек белән барысына да ирешеп була.
Нет комментариев