Колхозда да, заводта да үрнәк була
Мюд поселогында гомер кичерүче Миңнегөл Гайнуллинага 90 яшь тулды
Ветеранны күркәм юбилее белән тәбрикләргә рәсми кунаклар килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев тантана сәбәпчесенә күңел түреннән чыккан иң җылы теләкләрен җиткерде. Ул гаилә хуҗабикәсенә район башлыгының котлау хатын ирештерде, гөлләмә һәм бүләкләр тапшырды. Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина да ветеранны ихлас котлады.
Миңнегөл Николаевна рәсми кунакларның котлауларын рәхмәт укып кабул итте.
Юбилярның тормыш юлы җиңел булмый. Кайда гына яшәргә туры килсә дә, ул намуслы хезмәт куя: башта колхозда, аннары заводта.
Миңнегөл Татар Сөнчәлесе авылында туа. Авыл егетенә кияүгә чыга. Габдулла Сибгат улы белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Язмыш яшь гаиләне башта – ерак Кыргызстанга, аннары Үзбәкстанга алып китә. Миңнегөл Николаевна заводта, химия предприятиесендә фидакарь хезмәт куя, иң алдынгы хезмәтчәннәр арасында була, аны үрнәк итеп куялар.
Балалары үсеп буй җитәләр, педагогик белем алып, таралышалар. Икемеңенче елларда Гайнуллиннар кече ватаннарына әйләнеп кайталар, Мюдта йорт сатып алалар. Бәхетсезлеккә каршы, ике елдан гаилә хуҗасы бакыйлыкка күчә, анага шулай ук бер улын югалту ачысын кичерергә туры килә.
Миңнегөл Николаевна улы Фәрхат гаиләсе белән яши, якыннарының кадер-хөрмәтендә бәхетле картлык кичерә. Балалары аңа – алты онык, ә өлкәнрәк оныклары өч оныкчык бүләк иткәннәр. Әби алар белән шатланып аралаша.
– Безнең әни – игелекле һәм зирәк кеше, – ди ветеранның улы Фәрхат Габдулла улы. – Тормыш юлында аңа бик күп сынаулар аша узарга туры килгән. Безнең аңа рәхмәтебез чиксез, чын күңелдән тагын озак елларга сәламәтлек телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев