Китапханәдә «Мәхәббәт белән җылытылган гаилә һәрвакыт ышанычлы һәм ныклы» дигән чара узды
Соңгы яңалыклар

Китапханәдә «Мәхәббәт белән җылытылган гаилә һәрвакыт ышанычлы һәм ныклы» дигән чара узды

Аксубай үзәк китапханәсенең уку һәм ял залында гаилә һәм гаилә кыйммәтләре темасына багышланган әдәби мозаика формасында мавыктыргыч чара узды.

«Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тернәкләнү ярдәме алучылар чара катнашучылары булдылар.

Чара программасы бай һәм мавыктыргыч иде. Чарада катнашучы социаль хезмәт алучылар китапханә буенча экскурсиядән, аның бүлекләре һәм күргәзмәләре белән танышудан башлап, район тарихы һәм аның күренекле кешеләре турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Аларны аеруча “Аксубай районының күренекле кешеләре”, “Аксубай төбәге язучылары, шагыйрьләре, журналистлары” китаплары кызыксындырды.

Аннары китапханәче гаилә һәм никахны яклаучылар – Петр һәм Феврония Муромскийларның мәхәббәте һәм гаилә тормышы турында сөйләделәр. Бу риваять кичәдә катнашучыларда җанлы кайтаваз уятты.

«Зур гаилә викторинасы» интеллектуаль уены чараның тантаналы мизгеле булды, анда катнашучылар гаилә йолалары һәм кыйммәтләре турында үз белемнәрен күрсәтеп, сорауларга энтузиазм белән җавап бирделәр.

Тематик мохит тудыру өчен китапханәдә гаилә темасына багышланган китаплар күргәзмәсе оештырылган иде. Биредә гаилә психологиясе, балаларны тәрбияләү, гаиләне саклап калу буенча басмалар һәм шулай ук гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр турында классикларның нәфис әдәбияты тәкъдим ителде.

Чара җылы, дустанә шартларда үтте. Барлык катнашучылар да канәгать калдылар һәм бер-берсенә җылы сүзләр әйтеп, мәхәббәт һәм гаилә иминлеге симовлы булган кыр ромашкалары бәйләме бүләк иттеләр.

Фото: үзәк китапханә архивыннан.


Нет комментариев