Район мәдәният йортында Ватан геройлары көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды.
«Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте вәкилләре, район волонтерлары, махсус хәрби операциядән демобилизацияләнгәннәр, шулай ук СВО геройларының әниләре мәртәбәле кунаклар булды.
Мәдәният йорты фойесында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приюты һәм «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге тәкъдим иткән кул иҗаты эшләнмәләре күргәзмәләре эшләде. Патриотик мәйданчыкларны Кәкре Күл, Иске Ильдеряк, Иске Мокшино һәм Емелькино мәктәпләре, Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе, 2 нче Аксубай мәктәбе, 3 нче Аксубай мәктәбенең «Алдынгылар хәрәкәте», туган якны өйрәнү музее һәм волонтерлар оештырды. Аларда сугышчыларыбызның батырлыгына һәм Россия өстендәге тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргәннәрне искә алуга багышланган күпсанлы материаллар тәкъдим ителде. Кунаклар күргәзмәләрне кызыксынып карадылар.
Бу көнне тамаша залында буш урыннар юк иде. Кичә район ветераннар оешмаларының байракларын тантаналы рәвештә хәрби марш яңгырашы астында кертүдән башланды. Зал байрак йөртүчеләрне аягүрә басып сәламләде, сугышчы-ветераннар честь бирде. Тантаналы чара ветераннар хезмәт иткән гаскәрләрнең байраклары астында узды.
Тантанада катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Алмаз Мингулов мөрәҗәгать итте.
–Ватан геройлары көне – бүгенге каһарманнарның үткәненә һәм батырлыкларына тирән хөрмәт һәм ихтирам, – дип билгеләп үтте район җитәкчесе. – Аларның батырлыгы һәм фидакарьлеге аркасында без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, Ватаныбыз һәм аның тарихы белән горурланабыз.
Район җитәкчесе залда утыручы махсус хәрби операция зонасыннан кайткан сугышчылар белән таныштырды. Зал аларны аягүрә басып алкышлады. Ул шулай ук СВО кысаларында неонацистларга каршы көрәшүче якташларына ярдәм күрсәтүче волонтерларның, район халкының, оешма-предприятиеләрнең эшләрен билгеләп үтте. Ватанны саклаучы лаеклы уллар тәрбияләп үстергән әниләргә аерым рәхмәт белдерде.
Россия геройлары көне белән тантанада катнашучыларны Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссары вазыйфаларын башкаручы Илдар Яушев котлады.
Бүләкләү тантанасы башлангач, залда алкышлар тынмады. Алмаз Мингулов СВО катнашучысы Николай Игушинга Суворов медален тапшырды. РФ Оборона министрлыгының һәлак булганнан соң Сергей Леонтьевка тәкъдим ителгән “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медален һәлак булган геройның әнисенә – Наталья Сергеевнага тапшырдылар. 239 нчы полкның Рәхмәт хатларына һәм медальләренә Илһам Кадыйров, Илсөя Мәгыйзова һәм Гөлфия Гыйниятуллина лаек булдылар.
«ТР Ветераннар берлеге» республика иҗтимагый оешмасының ветераннар комитеты Президиумы карары белән Алексей Чугуновка һәм Алексей Бобовка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медальләре тапшырылды. Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә һәм ветераннар хәрәкәтен ныгытуда актив катнашканы өчен Рамил Сөләймановка Рәхмәт хаты тапшырылды.
Үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүгә һәм волонтерлык инициативаларын үстерүгә керткән шәхси өлешләре өчен Алексей Макаров, Юрий Степанов, Владимир Семенов, Андрей Андреев, Анатолий Охотников, Анатолий Васильев, Петр Никитин, Сергей Ильин, Алик Большов, Фәнис Низамов, Александр Семенов, Михаил Федоров, Михаил Максимов, Любовь Сафронова, Ольга Жукова һәм Ирина Захарова район башлыгы кулыннан Рәхмәт хатлары алдылар.
Җыелучыларның алкышлары астында Рәмзия Паймулкина, Валентина Гурьянова, Татьяна Крайнова, Антон Убейкин, Николай Федоров һәм Алмаз Бакиров «Россия волонтерына» медальләрен алдылар. «Тыл – фронтка» медале белән Елена Егорова бүләкләнде.
Махсус хәрби операциядә катнашучы Россия Федерациясен яклаучы улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен сугышчыларның әниләре: Людмила Барышева, Наталья Ермошкина, Гүзәл Насыйбуллина, Лидия Якимова, Ирина Туртыгина, Галина Дегтярева, Людмила Максимова, Рәмзия Бакирова һәм Лина Мишина Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Оештыручылар барлык катнашучыларга зур рәхмәт белдерделәр – концерттан җыелган акча якташларыбыз – СВО сугышчыларына ярдәм итүгә тотылачак.
Хәрби марш көе астында төрле гаскәр ветераннары байракларны алып чыктылар, ә тамашачыларга иң якты номерлардан концерт программасы тәкъдим иттелде. Экрандагы видеотасмаларда Ватанны саклаучылар елын бәйрәм итү кысаларында узган патриотик чаралар тәкъдим ителде. Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операцияләр геройларын тасвирлаган кадрлар тамашачыларның күзләрен яшьләндерде. Җирле үзешчән артистлар белән бергә, Казаннан «Околица» вокал ансамбле тамашачыларга якты хисләр бүләк итте.
Нет комментариев