Соңгы яңалыклар

Казан мәктәп укучылары өчен 2026 елда БДИ һәм ТДИ даталары расланды

Киләсе елда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен БДИ 1 июньнән 9 июльгә кадәр, ә тугызынчы сыйныф укучылары өчен ТДИ 2 июньнән 6 июльгә кадәр узачак.

 Имтиханнарны Казанның 22 меңнән артык укучысы тапшырачак, дип хәбәр иттеләр Татарстан Мәгариф министрлыгында.

Тарих, әдәбият һәм химиядән беренче имтихан 1 июньдә узачак. Рус теле – 4 июньдә, ә математика (база һәм профиль дәрәҗәләре) – 8 июньдә. Җәмгыять белеме һәм физика 11 июньгә, шулай ук чит телләрнең язма өлеше (15 июньгә) билгеләнгән. Чит телләрнең телдән өлеше һәм информатика 18 һәм 19 июньгә планлаштырылган.

Шулай ук БДИның резерв көннәре расписаниесе бар, алар 22 июньнән 25 июньгә кадәр билгеләнгән. Моннан тыш, 8 һәм 9 июль чыгарылыш сыйныф укучысының сайлавы буенча бер фәнне яңадан тапшыру көннәре булачак, бу югары уку йортына керү өчен йомгаклау баллына йогынты ясарга мөмкин. 29 июньдә математикадан имтихан тапшыру өчен резерв көн, 2 июльдә – рус теленнән имтихан тапшыру өчен, 3 һәм 6 июльдә – рус теле һәм математикадан башка барлык уку предметлары өчен резерв көн планлаштырылган.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанда БДИда 100 балл җыйган укучыларга 25 мең сумга кадәр түләнәчәк. Бер предмет буенча максималь балл җыйганнарга түләү 15 мең сум тәшкил итәчәк.

 


Нет комментариев