Камил Гилманов социаль челтәрләрдә Аксубай районында карантин кертү турындагы мәгълүматны кире какты 
Соңгы яңалыклар

Камил Гилманов социаль челтәрләрдә Аксубай районында карантин кертү турындагы мәгълүматны кире какты 

Социаль челтәрләрдә яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арту сәбәпле, Аксубай районының карантинга ябылуы турында имеш-мимешләр йөри, болар барысы да социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда активлашты.

Моңа нокта куяр өчен, без район башлыгы Камил Гилмановка аңлатма биреп китүен сорап мөрәҗәгать иттек һәм менә шундый җавап алдык. 

– Аксубай районының барлык предприятиеләре, оешмалары, хакимият органнары штат режимында эшли. Районны карантинга ябу турындагы мәгълүмат нигезсез, – дип ышандырды район башлыгы Камил Камал улы. –Коронавирус йогышын таратмау ситуациясе контрольдә. Халык җәмәгать урыннарында, массакүләм чаралар, киңәшмәләр үткәргәндә, бүген сайлау участокларында уза торган Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүләрдә шәхси саклану режимын үтәүгә – битлек, перчаткалар куллануга, социаль дистанцияне үтәүгә аңлап карыйлар. Аксубай районында яңа короновирус инфекциясе йоктыруның яңа чыганаклары өчен куркыныч юк. Роспотребнадзор, район үзәк хастаханәсе хәлне контрольдә тота. Районда зарарлануның яңа очраклары юк – бүгенге көндә сан шул ук кала бирә, пандемия башланганнан алып COVID-19 авыруының 19 очрагы расланган. Район халкын паникага бирелмәскә, барлык саклык чараларын үтәргә чакырам. Хәзер бәйрәмнәр, юбилейлар, туйлар үткәрү өчен вакыт түгел. Вирус безнең белән яши, шуңа күрә үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.


Нет комментариев