Иске Тимошкино мәдәният йортында бәйрәм алды осталык дәресе узды
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләргә «Әни өчен бүләк» дигән иҗади осталык дәресе оештырдылар.
Балалар зур энтузиазм белән эшкә керештеләр, чөнки үз куллары белән ясалган бүләкнең әни өчен иң кадерле һәм үзенчәлекле бүләе буласын алар белә.
Төсле кәгазь, кайчы һәм җилем белән коралланып, балалар чын-чынлап кызыксынып һәм шатланып бәйрәм сувенирларын ясарга керештеләр. Алар тырышып һәм пөхтә итеп таҗлар, яфраклар кистеләр, чәчәк матур килеп чыксын өчен детальләрне бик җентекләп ябыштырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев