Район балалар бакчаларының педагогик хезмәткәрләре осталыкка “Колобок” балалар бакчасында ярыштылар
Мәгариф бүлеге тарафыннан алдынгы тәҗрибәне тарату максатыннан оештырылган бәйгедә 17 тәрбияче көч сынашты.
Балалар бакчалары педагоглары “Танып белү үсеше” осталык дәресендә бөтен тәҗрибәләрен, белемнәрен һәм һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.
Бәйге җиңүчесе бүләгенә Иске Ильдеряк балалар бакчасы тәрбиячесе Наталия Глазкова лаек булды.
Икенче урынны жюри Лилия Гафиятуллинага (“Буратино”) һәм Фәйрүзә Гыйззәтуллинага (“Радуга”) бирде.
Өченче урында – Светлана Маслакова (“Колобок” балалар бакчасы) һәм Надєжда Егорова (“Кояшкай” балалар бакчасы).
Бәйгенең башка катнашучылары төрле номинацияләрдә лауреат дип танылды.
Җиңүче дә, призерлар да, лауреатлар да “Мәгариф бүлеге” МКУ грамоталары белән бүләкләнде.
Нет комментариев