Район башлыгы Алмаз Мингулов демобилизацияләнгән сугышчылар белән очрашты.
Әңгәмә район мәдәният йортында Россия Геройлары көненә багышланган тантаналы чара алдыннан узды. Чәй табыны артында формаль булмаган шартларда сугышчан әзерлек, алгы сызыкта хезмәт итү һәм тыныч тормышка кайту турында сүз барды
Ватанны саклаучылар район җитәкчесе белән махсус хәрби операция турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Алар үз өлешләренә төшкән сынаулар, сугышчан иптәшлек һәм рух ныклыгы турында сөйләделәр.
Төп темалар арасында – киләчәккә планнар. Алмаз Мингулов демобилизацияләнгән сугышчыларның социаль адаптация һәм эшкә урнашу буенча теләкләрен игътибар белән тыңлады. Өстәмә белем алу, квалификацияне үзгәртү һәм сәламәтлекне торгызуда ярдәм итү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Район җитәкчесе якташларына медицина ярдәме күрсәтүдә, эшкә урнашуда һәм башка мәсьәләләрдә ярдәм итәргә әзер булуларын раслады. Моның өчен районда ведомствоара хезмәттәшлек штабы эшли, ул демобилизацияләнгән гражданнарны адаптацияләү һәм реабилитацияләү мәсьәләләрендә барлык ведомстволарның эшен координацияли. Очрашу үзара аңлашу һәм хөрмәт атмосферасында узды.
Нет комментариев