Белорусь Республикасының Чаус районы «Искра» газетасында якташыбыз Владимир Чураков турында мәкалә басылып чыккан.
Безнең районда аны күпләр туган як тарихын өйрәнүче кеше буларак белә. Владимир Чураков Бөек Ватан сугышы вакытында хәбәрсез югалган бабасының каберен таба алган. Күптән түгел ул якын кешесен искә алу өчен тугандаш республикага сәфәр кылды.
Бу аның хатыны белән бергә әтисе линиясе буенча бабасы Павел Алексеевич Чураковның һәлак булган урынына өченче тапкыр баруы. Озак еллар буе туганнары аның кайда сугышканын, кайда җирләнгәнен белмиләр. Туган як тарихын өйрәнүче моннан ун ел элек кенә Подольск архивы аша бабасының Нежковка авылындагы туганнар каберлегендә җирләнгәнлеген ачыклый алган.
Павел Чураков гражданнар сугышында катнашкан, Иске Саврушта яшәгән, колхозда эшләгән, балалар үстергән. Аны 1942 елның июлендә фронтка алалар. Ленинград фронтында сугышкан, көрәш вакытында яраланган. Дүрт ай госпитальдә дәвалана. Терелеп бетер өчен өйгә кайтарып җибәрәләр, әмма күпмедер вакыттан янә сугышка чакырталар. Белоруссия фронтында сугыша. Ул туган авылына әйләнеп кайтмый. Чураковларга хәбәрсез югалды, дигән хәбәр килә.
Озак еллардан соң оныгы бабасы турында мәгълүмат эзләп таба. 1943 елда Могилев өлкәсе Чаус районы янындагы сугышларда ул авыр яралана. Госпитальдә вафат була, Нежковка авылында җирләнән. 50 елларда Нежковкада туганнар каберлегендә җирләнгән һәлак булган сугышчыларның җәсәдләрен Осиновкага күреп җирлиләр.
Белоруссиядә Владимир Алексеевичка бабасының каберен табарга җирле халык ярдәм иткән. Алар дуслашалар. Һәм өченче тапкыр Владимир Алексеевичны хатыны белән алар Белоруссия кунакчыллыгы белән каршы алганнар. Бабалары каберендә булалар, мемориаль плитә алдында тын алмый басып торалар, Бөек Җиңү өчен башын салган һәм мәңгегә шушы җирдә калган кешегә карата горурлык хисләре туа. Ә ул елларда гаиләгә йорт хуҗасыннан, әтидән башка яшәү бик авыр була.
Әлеге сәфәрдә мәдәни программа кызыклы һәм бай булган. Кунаклар өчен музейларга, Могилев шәһәренә, «Константин Владимиров командалыгында милиция батальоны» мемориаль комплексына походлар оештырганнар. Истәлекле урыннарга бару бик күп җылы тәэсирләр калдырган.
Владимир Чураков безнең редакциядә еш кунак. Белоруссиядә ул безнең Чаус районының «Искра» газетасыннан хезмәттәшләребез белән танышкан, аралашкан, бабасы турында сөйләгән һәм бу республикада күргәннәреннән алган тәэсирләре белән уртаклашкан. Ул бабасы һәлак булган һәм сугышкан урынның тарту көче барлыгын белдергән. Бу хакта газетада кызыклы мәкалә басылып чккан. Аның ярдәмендә, Белоруссиянең меңләгән халкы якташыбызның язмышы турында белгән.
— Чыннан да, мин ул җирләрдә булган вакытта, ул янәшәдә генәдер кебек тоелды, — ди Владимир Алексеевич. — Ул шушы җир өстеннән атлаган, шушы һаваны сулаган. Бабай ул вакытта миннән күпкә яшьрәк булган. Яшь һәм җиткән ирләргә, гаиләдән еракта, фронт юлларында, илне юк итәргә теләгән дошман белән йөзгә-йөз очрашулар нык авыр булгандыр. Ул Ватан алдындагы бурычын тулысынча үтәгән, безнең тыныч күк астында яшәвебез өчен гомере бәрабәренә түләгән.
Нет комментариев