Гаиләнең иң төп байлыгы – мәхәббәт, хөрмәт һәм православие дине нигезләрендә тәрбияләнеп үскән дүрт бала.
– Ике дистә ел балалар белән мәш килеп сизелми дә үтте, – ди күп балалы әни. – Бер-бер артлы балалар дөньяга килде, алар турында кайгыртып вакытны сизмисең дә. Мин үзем дә күп балалы гаиләдә үстем, һәрвакыт үземнең зур гаиләм турында хыялландым һәм ирем белән Аллаһы күпме бала бирсә, шулкадәр булачак дип планлаштырдык.
Шашиннарның өлкән балалары туып-үскән нигездән киткәннәр инде – алар студентлар. Әмма атаана йөрәге алар өчен борчылудан туктамый.
Унтугыз яшьлек Ангелина КФУда, журналистика факультетында белем ала, унҗиде яшьлек Станислав, 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң «Машина төзелеше технологиясе» белгечлеге буенча Казан авиация көллиятенә укырга кергән.
Ангелина иҗат белән шөгыльләнә, шигырьләр яза, музыка коралларында уйный. Укытучы яки журналист булырга хыяллана. Үзенең балачак хыялы чынга ашты дип уйлый.
Станислав футбол, баскетбол уйный, кулинария белән мавыга һәм параллель рәвештә автомәктәптә укый. 12 яшьлек Аксинья аерым игътибар һәм кайгырту таләп итә. Кызда тумыштан ук церебраль паралич.
– Без Аксинья белән бик еш тернәкләндерүгә барабыз. Хәзер балалар белән дә, хуҗалык белән дә күпкә җиңелрәк. Ирем пенсиягә чыкты, – дип уртаклашты Валентина. – Әтиебез гаиләдә төп двигатель.
Сер түгел, тормышта төрле хәлләр була, кайвакыт авырлыклар, сынаулар алдында сыгылып каласың, күңелне төшенкелек басып ала, әмма ирем һәрвакыт һәм бөтен нәрсәдә ярдәм итә, дәртләндерә. Мәскәүгә Педиатрия фәнни-тикшеренү институтына соңгы сәфәрдә Шашиннарның өмете барлыкка килгән, көзен кызга планлы операция ясаячаклар. Әти белән әни кызларының мөстәкыйль йөреп китүенә ышана һәм моның өчен бөтен көчләрен һәм мөмкинлекләрен куя.
Гаиләдә иң кечесе – биш яшьлек Захар. Барысыннан да иң шугы һәм җитезе, хуҗалыкта төп ярдәмче, ул әтисеннән бер адым да калмый. Аңа аеруча әтисе белән куяннар карау ошый. Ул шулай ук әнисенә дә ярдәм итәргә тырыша. Кыскасы, чын ир-егет үсә. Шашиннарны балалары белән бергә еш кына гыйбадәтханәдә күрергә мөмкин. Валентина Власовна һәм Николай Ильич өчен дин – яшәү рәвеше. Алар балаларның рухи сәламәтлеге физик сәламәтлектән ким түгел дип саныйлар.
Шашиннар зур, иркен йорт җиткезгәннәр, беренче мөмкинлек булуга ук өлкән балалары туган нигезләренә кайтырга ашыгалар, гаилә белән генә түгел, бәйрәмнәрдә һәм башка көннәрдә дә бөтен туган-тумачалары бергә җыела. Бу йортта бәхет һәм шатлык яши!
– Гаиләдә иң мөһиме – үзара хөрмәт, бер-береңә юл бирә белү, аңлашу һәм, әлбәттә инде, мәхәббәт. Боларның барысын да балаларга сеңдерергә тырышабыз. Ә авыр минутларда безгә дин ярдәм итә, – диләр ир белән хатын.
Нет комментариев