Авыл мәктәпләрендә булачак журналистлар үсә
Иске Кыязлы төп мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы район бәйгесенең «Стенгазета» номинациясендә беренче урынны алды
Илмир Гайнуллин журналист булырга һәм ЮХИДИ эшчәнлеген һәм куркынычсыз юл хәрәкәтен тәэмин итүгә бәйле проблемаларны яктырту турында хыяллана. Бу бүген – иң актуаль темаларның берсе. Илмирга эшләү өчен урын булачак – ул мәктәпне тәмамлаган вакытка М-12 трассасы да куллануга тапшырылачак, Россияне иң ерак илләр белән бәйләүче яңа юллар да барлыкка киләчәк.
Ә әлегә Илмир Гайнуллин редакциясендәге стена газетасы “Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләм” тематик район бәйгесендә беренче урынны алды. Белем бирү оешмасының 3 нче сыйныф укучысы Әмирхан Абраров “Өстәл уеннары” номинациясендә өченче урын өчен дипломга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев