Авыл китапханәсендә якташка багышланган күргәзмә узды
Яңа Тимошкино китапханәсендә танылган язучы юбилеена күргәзмә әзерләнде.
Тарханка авылында туып-үскән Анатолий Хмытка 60 яшь тулды.
Китапханәче Валентина Мадюкова, килүчеләрне чираттагы күргәзмә белән таныштырып, Чуаш Республикасы язучылар берлеге һәм Халыкара язучылар берлеге ассоциациясе әгъзасы күренекле якташ язучыбызның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача сөйләде.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1982 елдан 1984 елга кадәр Анатолий Ефимов Әфганстанда хезмәт итә, анда хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Әфганстан Демократик республикасы медале белән бүләкләнгән. Демобилизацияләнгәннән соң ЧДУның филология факультетын тәмамлый. Чуаш телевидениесендә балалар тапшыруларын редакцияли, Чабаксар мәктәбендә туган тел һәм әдәбият укыта. Чуаш Республикасының атказанган укытучысы хәзерге вакытта чуаш теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли, уку әсбаплары яза һәм “Народная школа” журналында үзенең эшләнмәләрен бастыра.
Якташыбыз дүрт китап чыгарган, аларның өчесе Әфганстанга багышланган: “Вилӗмсӗр кайкăр юрри” (“Песня бессмертного сокола”), “Ан тăк куççуль, аннеçӗм” (“Не плачь, мама”) һәм “Сар Иван”. Соңгысы чуаш, татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән.
2004 елда аның “Каçар, анне” (“Прости, мама”) җыры Мәскәүдә “Чувашский соловей” фестивалендә Гран-при яулый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев