Аксубайның кыр хезмәтчәннәре мал азыгы хәзерләүгә керешергә әзер
Соңгы яңалыклар

Аксубайның кыр хезмәтчәннәре мал азыгы хәзерләүгә керешергә әзер

Аксубай районында терлек азыгы хәзерләү техникасының әзерлеге буенча смотр-конкурс узды.

Техниканың мал азыгы хәзерләүгә әзерлегенә составында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы механикалаштыру секторының әйдәп баручы киңәшчесе Илнур Сафин, «Әлмәт» агрохимия хезмәте станциясе директоры Мөстәкыйм Мәмәтов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов, Россельхозүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гелметдинов, УСХиПның механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттахов, игенчелек буенча консультант Фәндәс Гафиятуллин бәя бирде.

Бәяләү комиссиясе «Мюд» бүлекчәсендә, «Аксу Агро» ҖЧҖ, «Аксубай», «Актай», «Волжская» агрофирмаларының үзәк биләмәләрендә булды, механизаторлар, ремонтчылар белән очрашты. Комиссия авыл хуҗалыгы предприятиеләренең азык җыю сезонына әзерлеген яхшы бәяләде.


Нет комментариев