Аксубайда тавыш бирү өчен мобиль пунктлар кайда торачак
РФ Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш бирүгә бер атна вакыт билгеләнде.
Гражданлык бурычын теләсә кайсы көнне үтәргә мөмкин, моның өчен сайлау участогына барыру мәҗбүри түгел. Аксубайда тавыш бирү өчен мобиль пунктлар оештырылды.
Мобиль сайлау участоклары көн саен төрле участокларда эшли. 28 июньдә 8дән 11.30 сәгатькә кадәр автобус Ким ягында булачак - монда Ким, Овражная, Киров, Октябрьнең 40 еллыгы, Октябрьнең 50 еллыгы, Комсомол, Мәскәү, Студентлар, Чехов, Золин урамнарында яшәүчеләр РФ Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш бирә ала.
29 июньдә автобус Сөлчә, Шелеби, Юбилей, Комсомол, Октябрьнең 40 еллыгы урамнары тирәсендә торачак.
30 июньдә 9дан 13 сәгатькә кадәр Төзүчеләр, Рәис Беляев, Березовский урамнарында яшәүчеләргә мобиль пунктта тавыш бирергә мөмкин булачак.
Барлык стационар сайлау участоклары да 8дән 20 сәгатькә кадәр эшли. Сайлау комиссиясен өйдә тавыш бирү өчен дә чакырырга мөмкин.
Барлык сораулар буенча 8 (843) 442-88-97 телефоны аша Аксубай районы территориаль сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев