Аксубай районының тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы рәисе «Укучының мәдәни көндәлеге» проектының ата-аналар комитеты әгъзасы булды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы рәисе «Укучының мәдәни көндәлеге» проектының ата-аналар комитеты әгъзасы булды

Татарстанда балалар өчен «Укучының мәдәни көндәлеге» республика проекты ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән җиденче ел гамәлгә ашырыла.

Аксубайдан тәрбиягә бала алган ата-аналарның «Игелек берлеге» клубы рәисе Алена Муртазина 2021/2022 уку елына «Укучының мәдәни көндәлеге» республика мәдәни-белем арттыру проектының Ата-аналар комитеты составына керде.

Бу проект мәктәп укучыларына төп мәдәни вакыйгалар, мәдәни-ял чаралары белән якыннанрак танышу, шулай ук ата-аналарны мәдәни-агарту процессына активрак җәлеп итү мөмкинлеге бирә.

Фото: шәхси архивтан.


Нет комментариев