Аксубай районының сайлау участокларында барлык санитар нормалар саклана
Бөтен ил буенча кебек үк, Аксубай районы сайлау участокларында да Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүнең өченче көн бара.
Илнең төп законына 200дән артык үзгәреш кертү тәкъдим ителде, сайлау бюллетенендә «әйе» яки «юк» дип җавап биреп, бөтен пакет өчен тавыш бирергә мөмкин. Сайлау участоклары көн саен иртәнге 8дә ачыла һәм 20 сәгатькә кадәр эшли.
Коронавирусның алга таба таралу куркынычы янау сәбәпле, тавыш бирү барлык санитар нормаларны үтәп уза, сайлаучылар керү юлында температураны үлчиләр, кулларны йогышсызландыралар һәм битлек, перчаткалар, ручка һәм хәтта дезинфекцияле салфетка салынган шәхси пакет бирәләр.
Тик күпләр участокка шәхси саклану чараларында килә һәм пакеттан баш тарта, тик кулларны эшкәртү һәм ручка бирү – һәркем өчен мәҗбүри. Ә калганнары барысы да гадәттәгечә – кабиналарга кереп үзеңнең фикереңне белдереп тамга куясың, бюллетеньнәр салына торган урналарга мөһер сугылган.
Участокларда җәмәгать куркынычсызлыгын полиция хезмәткәрләре тәэмин итә – тавыш бирүчеләр участокларга бары тик металл эзләгеч аша гына уза. Әлегә сайлау участокларында халык аз түгел, әмма алар буш тормый.
Ял көннәрендә сайлау участокларының эш графигы, эш көннәрендәге кебек үк – 8 дән 20 сәгатькә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев