Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай пенсионерлары РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча мобиль пунктларда тавыш бирүне өстен күрә

Аксубай буенча күчмә тавыш бирү пункты йөри – аны автобуста ук урнаштырганнар.

Бүген анда Яңа, Комлык, Хәсән Туфан, Шоссе урамнарында яшәүчеләр тавыш бирде. 
Биредә тавыш бирүче халык, нигездә, пенсионерлар, сайлау участогына барганчы, йорт янында тавыш бирүең яхшырак, дип билгеләп үттеләр алар. 

Мобиль сайлау участогында да паспорт кына кирәк – битлек, перчаткалар һәм ручканы биредә һәркемгә бирәләр. Шулай ук санитар нормаларны үтәп, автобус эченә температураны үлчәгәннән һәм кулларны антисептик белән эшкәрткәннән соң гына кертәләр. Сүз уңаенда, автобус үзе дә дезраствор белән эшкәртелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев