Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай егете Казанда тантаналы йөрештә катнашты 

Аксубай районының Карасу авылында туып-үскән Сәлим Нигмәтуллинга республика башкаласында узган Җиңү парадында катнашырга насыйп булды.

Аксубай 3нче мәктәбен тәмамлаган Сәлим Нигмәтуллин быел Казан институтының нефть химиясе факультетында укуын тәмамлый, күптән түгел диплом эшен “бишле”гә яклаган ул. Башлангыч хәрби әзерлеккә ия студент буларак, ул хәрби уку үзәге курсанты булып тора.

Сәлим яхшы укый. Соңгы айларда укулар онлайн-режимда узды, әмма Казанга – парад репетициясенә даими барырга туры килгән аңа. Һәм менә бу истәлекле көндә меңләгән шәһәр халкы парадны игътибар белән күзәтте. Аксубай егете, курсташлары белән бергә, Ирек мәйданы буенча төгәл рәттә атлады. 

– Бу бик дулкынландыргыч булды, – дип искә ала егет. – Репетицияләр вакытында мондый кичерешләр булмаган иде. Ә менә тантаналы йөреш көчле хис-тойгылар уятты. Бу минутлар гомер буена истә калачак. Сәлимнең әти-әнисе Резидә Тәлгат кызы һәм Галим Юныс улы аның шундый дәрәҗәгә ирешүенә чын күңелдән шат. 

Фото: гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев