Аксубай Чик сакчылары көнен билгеләп үтте
Үзәк мәйданда Камчаткадан көнбатыш чигенә кадәр хезмәт иткән элеккеге чик сакчылары җыелды.
Яшел формадан булган чик сакчыларын әллә кайдан танып була. Кайберәүләр балалары, оныклары белән килгән.
Россия чикләре дистәләгән мең километрларга сузылган, алар судан да, коры җир аша да, һавадан да уза. Илебез чикләрен армиянең элитасы булган чик сакчылары гаскәрләре саклый.
Элеккеге хәрбиләр хезмәт иткән чорлардагы кебек тезелеп бастылар. Аларга район башлыгы Камил Гилманов котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
–Россиядә һәр елны билгеләп үтелгән чик сакчылары көне илебезнең һәр гражданинында ихтирам һәм хөрмәт хисе уята. Чик сакчысы хезмәте, иң җаваплы хезмәт булды – сез Ватан чикләрен сакладыгыз, – диде ул. – Чик сакчылары гаскәрләре – ул иң киеренке хәлләрдә дә дошманның беренче һөҗүмен кабул итүчеләр. Мин сезнең күбегезне хезмәт эшчәнлеге буенча беләм, сез – районның иң яхшы предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре арасында. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, гаилә бәхете телим!
Бәйрәм хөрмәтенә әләм күтәрү хокукы Сергей Илдугановка һәм Владимир Капитоновка бирелде. Әләм флагшток буенча җиләс җилдә җилфердәп күтәрелгән мизгелдә, чик сакчылары, хәрби традиция буенча, сафта тез баскан килеш честь биреп тордылар.
Тантананы «Чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Алексей Бобовның чыгышы дәвам итте. Ул оешманың эшчәнлеге турында сөйләде, киләчәккә планнар белән уртаклашты. Аларның иң мөһимнәре – үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә катнашу. Тантанада катнашучылар мәңгелеккә үз постларында калган чикне саклаучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Җыелучылар узган ел куелган «Чик буе баганасы» һәм чик сакчыларына багышланган монумент итәгенә веноклар һәм чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев