Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайның «Радуга» балалар бакчасы тәрбиячеләре ГТО нормаларын тапшырдылар

Район үзәгенең «Радуга» балалар бакчасы хезмәткәрләре ГТО Бөтенроссия мәдәни-спорт комплексы тестын үттеләр.

Балалар тәрбияләүгә бәйле һөнәр хезмәткәрнең тормыш өстенлекләрен үзеннән-үзе билгели. Тәрбияче, сабыйларны сәламәт һәм нык булырга өйрәтү өчен, балалар белән эшләгәндә физик сәламәтлек, активлык үрнәге булырга тиеш. «Радуга» район балалар бакчасы хезмәткәрләре ГТО нормативларын үтеп, үзләренең физик мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Алар барлык күнегүләрне дә уңышлы үтәделәр, көчләрен, сыгылмалыкларын сынадылар. Димәк, тәрбияләнүчеләр өчен алар үрнәк булып торачак.

Фото: «Радуга» балалар бакчасы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев