Аксубайның Гуляев скверында саксофон көйләре яңгырады
Соңгы яңалыклар

Аксубайның Гуляев скверында саксофон көйләре яңгырады

«Мәдәни мохит» проекты кысаларында Гуляев скверында Мәскәү саксофончысы Сурен Кочарян белән очрашу узды.

Музыкант паркны гаҗәеп көйләр белән тутырды һәм чын джаз атмосферасын тудырды.

Тамашачылар җанлы музыкага чумып, чыгышны игътибар белән тыңладылар. Концертны район учреждениеләре хезмәткәрләре, пенсионерлар, балалары белән әниләр, шулай ук «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар бик теләп карадылар. Биредә дәваланучы һәм ял итүче республиканың төрле почмакларыннан килгән кунаклар әлеге чыгышны Аксубайга сәфәр программасында якты бүләк итеп кабул иттеләр.

Килүчеләр саксофон музыкасына биеделәр, бик күп якты хис-кичерешләр һәм уңай кәеф алдылар.


Нет комментариев