Районның талантлы яшь артистлары чыгышы “Нежность” үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен якты сәнгать бәйрәменә әверелде.
Чарада Наилә Крайнова җитәкчелегендә «Аксубай егетләре» балалар баянчылар ансамбле һәм кашык белән көй чыгару ансамбле коллективлары чыгыш ясады. Балалар рус һәм татар халык көйләренең иң яхшы үрнәкләрен тәкъдим иттеләр.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган музыкаль номерлар концертның аеруча әһәмиятле мизгеленә әйләнде. Яшь музыкантлар, сугыш чоры көйләрен башкарып, үз халкы тарихына тирән хөрмәт күрсәттеләр.
Яшь артистның махсус хәрби операциядә катнашучы әнисенә багышланган чыгышы аерым игътибарга лаек иде. Бу композиция һәркемнең йөрәгенә үтеп керде, авыр вакытларда якыннарга ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады.
Концертны тыңлаучылар халык көйләрен җанлы башкарудан ләззәт алдылар, халык иҗаты атмосферасына чумдылар һәм башкаручыларның уңай энергиясен тойдылар. Артистлар тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк иттеләр, бу көнне шатлык, җылылык һәм ихлас хисләр белән тулыландырдылар.
Нет комментариев