Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларны янгынга каршы махсус режим турында кисәтәләр

14 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде.

Ул 11 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу хактагы Карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Янгын куркынычы аеруча зур булган чорда гражданнарга ут белән аеруча игътибарлы булырга кирәк. Учак ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру тыела. Моннан тыш, урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар территориясендә мангалларда, мичләрдә һәм янмый торган башка савытларда ашарга пешерергә ярамый. Урман һәм башка табигый янгыннар куркынычы янаган урыннарда 1-3 класслы пиротехника эшләнмәләрен куллану тыела. Шулай ук ачык ут һәм конструкция эчендә һаваны җылыту хисабына күтәрелә торган янучан материаллардан идарә ителми торган эшләнмәләрне эшләтеп җибәрергә ярамый.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә билгеләп үтүләренчә, янгынга каршы махсус режим чорында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен административ штрафлар ике тапкырга арттырылган:

• гражданнарга – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр;

• вазифаи затларга – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр;

• юридик затларга – 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев