Аксубайлыларны 22 майда газ бирүне туктату турында кисәтәләр
«Лениногорскгаз» ЭПУ, планлы ремонт эшләренә бәйле рәвештә, 2025 елның 22 маенда 06:00 сәгатьтән 2025 елның 23 маена 22:00 сәгатькә кадәр Аксубай торак йортларына газ бирүне вакытлыча туктату турында хәбәр итә.
Сүндерер алдыннан газ җиһазларында краннарны ябарга кирәк.
Газ бирүне яңартканнан соң:
- Бинаны җилләтергә.
- Төтен юлларындагы тартуны тикшерергә.
- Газ җибәрүне контрольләү өчен газ хезмәте белгечләренә рөхсәт мөмкинлеген тәэмин итәргә.
Әгәр дә газ исе сизсәгез:
- Кичекмәстән газ җиһазындагы һәм аның алдындагы вентильне ябыгыз.
- Җилләтү өчен тәрәзәләрне ачыгыз.
- Бинадан чыгыгыз.
Авария хезмәтен чакыртыгыз:
- 04 (стационар телефоннан)
- 104 (кәрәзле телефоннан)
- 112 (экстрен хезмәтләрнең бердәм номеры).
Газ хезмәте килгәнче газ чыккан бинада ут кулланырга (тәмәке тартырга, шырпы кабызырга), ут һәм электр җиһазларын кабызырга/сүндерергә, электр звоногын кулланырга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев