Иң яраткан һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе – Яңа ел җитә.
Бигрәк тә балалар сөенә, алар Кыш бабайның бу көнне бүләкләр генә түгел, яңа ел чыршысы да алып килүен түземсезлек белән көтәләр. Күпчелек кеше Яңа елны табигый, хуш исле урман чыршысы белән каршыларга өстенлек бирә. Иске йолаларны хөрмәт итүчеләр өчен чыршыны законлы юл белән алу бик мөһим. Халыкның зур ихтыяҗын канәгатьләндерү максатыннан, яңа ел чыршылары сату Аксубай эшчеләр бистәсендә 20 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр оештырылачак.
«Аксубай урманчылыгы» ДКУ законсыз кисүләрне булдырмау максатларында Яңа ел чыршыларын законсыз кисү яисә алып чыгу мөмкин булган урыннарда кизү тору һәм патрульлек итү графикларын эшләде. Урмандеево авылы янындагы 25 нче кварталда, Чабаксар урманчылыгының 91 нче кварталында Аксубай – Чистай автомобиль юлы янында, Аксубай урманчылыгының 29 нчы кварталында, Аксубай – Яңа Тимошкино автомобиль юлы янында постлар һәм патрульлек оештырылачак.
ЮХИДИ хезмәткәрләренә яңа ел алды көннәрендә ташыла торган йөкләрне тикшерү предметына контрольне катгыйландыру йөкләнде.
– Җиңел табыш яратучыларның исләренә төшерәбез, Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә ылыслы агачларны законсыз кисү рәвешендә урман хуҗалыгына китерелгән зыян өчен штраф салу сыйфатында административ җәза каралган, – дип билгеләп үтте Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин. – Яклау төркеме урманнарында: нарат өчен – 6346,26 сум, чыршы өчен – 5750,64 сум; эксплуатация төркеме урманнарында: нарат өчен – 3173,13 сум, чыршы өчен – 2875,32 сум. Шуңа күрә, без Яңа ел чыршыларын арзан бәягә сатып алырга киңәш итәбез. Моннан тыш, административ штраф салыначак.
Законсыз агач кискән өчен гражданнарга – 3 000 сумнан 4 000 сумга кадәр; вазифаи затларга – 20 000 сумнан 40 000 сумга кадәр; юридик затларга – 200 000 сумнан 300 000 сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Әгәр агач кисү механизмнар, автотранспорт чаралары, үзйөрешле машиналар кулланып башкарылса, гражданнарга – 4 000 сумнан 5 000 сумга кадәр; вазифаи затларга – 40 000 сумнан 50 000 сумга кадәр; юридик затларга 300 000 сумнан 500 000 сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
Нет комментариев