Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар «кайнар линия»гә шалтырата алалар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә инвалид гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халык өчен телефон аша «кайнар линия» узачак.

2025 елның 05 декабрендә инвалид гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны ачылачак. «Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә хәбәр итәргә мөмкин:

- инвалидлык алу, реабилитацияләүнең техник чараларын бирү проблемалары турында;

- медицина ярдәме күрсәтү проблемалары һәм аның сыйфаты турында;

- социаль ташламалар һәм түләүләр алуга бәйле проблемалар турында;

- башка мәсьәләләрдә.

erid: 2Vtzqw6pLty

«Кайнар линия» телефоннары: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71,

Whatsapp мессенджерына хәбәрләр өчен +7 960 049-68-14.

Консультация вакыты: 10.00 нан 14.00 сәгатькәчә.

Гражданнарга консультацияләр бирәчәкләр: Татарстан Республикасы буенча Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил; “Мәрхәмәт – Милосердие” ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе; ТР прокуратурасы; ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы; ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы; Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы; Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Социаль фонды бүлеге; Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлык, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты вәкилләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев