Аксубайлылар Чистайда семинар-киңәшмәдә катнаштылар
Аксубай районы делегациясе Чистайда узган авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зональ семинар-киңәшмәдә катнашты.
Делегацияне район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов җитәкләде. Аның составына район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитәкчеләре керде.
Семинар программасы бай эчтәлекле һәм төрле иде. Катнашучылар берничә авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәм музей-тыюлыкта булдылар. Крестьян-фермер хуҗалыклары аерым игътибар җәлеп итте, алар арасында туристлык юнәлешен актив үстергән якташыбыз Сергей Смольков КФХсы аерылып торды.
Семинар кысаларында шулай ук авыл эшкуарлыгын формалаштыру һәм шәхси хуҗалыкларның табышлылыгын арттыру өчен дәүләт ярдәме чараларын камилләштерү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләр дә узды. Катнашучылар кече хуҗалыкларның торышы һәм үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.
Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян фермер хуҗалыгы башлыгы» республика бәйгесендә җиңүчеләрнең дипломнарын Ильяс Сөләймановка һәм Валерий Сапеевка тапшырдылар. «Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы» республика бәйгесендә җиңүче дипломы белән Радик Мингатин бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев