Аксубайда Россия һәм Татарстан әләмнәре күтәрелде
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Россия һәм Татарстан әләмнәре күтәрелде

Бүген Аксубайда Татарстан Республикасы Дәүләт байрагы көненә багышланган тантаналы митинг булды.

Үзәк мәйданда районның хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалары вәкилләре җыелды. Митингта катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов сәламләде.

– Без әхлакый кыйммәтләр, традицияләр саклана торган күпмилләтле республикада яшибез, – дип билгеләп үтте ул. – Байрак – республикабыз символы: әләмдәге яшел төс – яз яшеллеген, яңарышны, ак төс – чисталыкны, ә кызыл төс энергияне, көчне һәм тормышны символлаштыра. Сезгә бу символны горурлык белән күңелегездә йөртүегезне телим.

Район башкарма комитеты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республикада, районда үсеш программалары тормышка ашсын өчен, яшь буынны иң яхшы традицияләрдә тәрбияләү өчен бар да эшләнә.

Татарстан әләменең әһәмияте турында үз мөрәҗәгатендә РФ Оборона министрлыгының Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов сөйләде

Россия Федерациясе әләмен күтәрү хокукы махсус хәрби операция зонасында дошманга каршы көрәшүче офицер хатыны Лилия Мантовага, Татарстан Республикасы байрагын күтәрү хокукы – мәгариф ветераны Валентина Селезневага бирелде.


Нет комментариев